Хуррамовлар Иске Җөригә күчмәкче

И, язмыш! Кайда гына йөртми, кемнәрне генә кавыштырмый ул. Узган якшәмбе көнне Саба районының Олыяз авылында гомер итүче Улашали Хуррамов гаиләсенең тормыш-көнкүрешен күреп кайткач, күңелгә шундый уйлар килде.

Әлеге гаилә Олыязда 2011 елдан гына яши. Улашали – үзбәк, хатыны Нәсибә-Анастасия – мари кызы. Җиде балалары бар. Бишесе даими яннарында тора. Олысы – 18 яшьлек Сара хәзерге вакытта Казанда, тегүчеләр әзерли торган көллияттә, 16 яшьлек Мөхәммәт Саба агрокөллиятендә укый. Фәритшаһ, Фирүзә, Йосыф күршедәге Эзмә авылы мәктәбендә укып йөри. Ни кызганыч, олыязлылар башлангыч мәктәпләрен дә саклап кала алмаган. Югыйсә авылда сабыйлар туып тора. Әнә алты яшьлек Зәйнәп белән дүрт яшьлек Мәрьямгә балалар бакчасында урын табылмаган.

Улашали исемен кыскартып, татар теленә җайлаштырып, күпләр аны Алиҗан дип йөртә. Хәер, ул үзе  дә күрешкәндә исемен шулай атады. Мари кызы Анастасия белән танышулары, кавышулары шактый кызык, һич көтмәгәндә булган. Эшкуар Айрат Хәйруллиннарның биниһая зур биләмәсендә каравылчы һәм бер үк вакытта ашчы да булып йөргән үзбәк кардәшебез агач юнәтергә дип мари якларына, Мари Илендәге Килемари районының Ләмбинур авылына  барып чыга. Шунда 16 яшьлек Анастасиягә күзе төшә. Яшь аермасы утыз ел чамасы булса да, күкләрдә бергә булырга язылган, күрәсең. Әни кеше дә булачак кияүне кире бормый. «Яхшы адәмгә охшаган, күңелең тартса, мин каршы түгел», – ди ул кызына. Күз төшү, ризалык алу – бер хәл. Икең ике почмакка багып гыйбадәт кылсаң, тату гаилә туачагы икеле. Шуңа күрә, ислам дине кабул итсәң, никах укытабыз, дигән шарт куя Алиҗан. Мәчеткә барып, ислам дине турында белешә, исемен алыштыру тәкъдименә дә каршы килми туташ. Шулай итеп Анастасия Нәсибәгә, мөслимәгә әйләнә.

Унсигез ел элек мәхәббәтнең җимеше булып Сара дөньяга килә. Тик менә дүртенче балалары – Фирүзә дөньяга килгәч, тәкъдир аларга җитди сынау әзерләп куйган икән. 2007 елны Алиҗанны дүрт елга Лаеш шулпасы эчәргә озаталар, хөкем итәләр. Менә шул чактан бирле башкалабыздагы «Ярдәм» мәчете әһелләре Нәсибәне күз уңыннан ычкындырмый. Дүрт балалы хатынны урамда калдырып булмый дип, әүвәл аңа Чирмешән районының Әмир авылыннан йорт сатып алып бирәләр. 2011 елны, Алиҗан иреккә чыккач, Казанга якынрак булыр дип, гаилә Саба районына килеп урнаша.

Узган ял көнне Алиҗаннарның йортын, гаиләсен күрергә без, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» ислам милли хәйриячелек фонды рәисе Илһам Исмәгыйлев, мәчеттәге тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова һәм Казанда теш дәвалау сырхауханәсе тотучы Айрат Хәкимов белән бергәләп, күчтәнәчләр төяп бардык. Әүвәл Теләче районындагы Иске Җөри авылына сугылдык. Газетабызны даими укучылар белә булыр: бу авылда дистә елга якын ярдәмлеләрнең «гаилә учагы» эшләп килә. Заманында анда тәрбияләнүче ятимнәр унөчкә җитсә, бүген даими биш бала яши. Гаилә учагының хуҗабикәсе, алыштыргысыз әнисе Мәликә Гыйльметдинованың сөйләвенчә, «балалар – очар кошлар» инде таралыша башлаган. Бер кыз Әлмәттә кияүдә, техникумда, училищеда, педагогия көллиятендә укучылар бар, хәзерге вакытта ике бала «Ярдәм» мәчетендәге тернәкләндерү  курсларына килүчеләргә хезмәт күрсәтү белән мәшгуль.

Табигый, тернәкләндерү үзәгендә дә зур, җаваплы эшкә җитәкчелек иткәнгә, Мәликә ханым авылда даими яши алмый. Әлеге үзенчәлекле хуҗалыкка күз-колак булып торырлар, үз балалары белән асрамага алган сабыйлар аралашып үсәр, дип Хуррамовларны Сабадан – Теләчегә, ягъни Олыяздан  Иске Җөригә күчерергә ниятләүләренең  төп максаты шул. Билгеле, бер уңайдан әлеге ишле гаиләнең дә тормыш-яшәү шартлары яхшырачак, өлкән Хуррамовларга даими эш урыны булачак. Шул максаттан Җөридән китешли шактый таза күренгән, әлеге ишле гаиләгә яхшы булыр дигән бер кирпеч йортны карап чыктык. Хуҗабикәсе күптән түгел генә район үзәгенә, балалары янына күченгәнгә, хәзер ул хуҗасыз калган. Шушы йорт ихатасы белән бергә бер миллион ярым сум тора икән. Шуның чыгымнарын күтәрешмәс микән, дип Айрат Хәкимовны дәшкәннәр.

Шактый тырыш кешеләргә охшаган яңа танышларыбыз. Бакча тутырып виктория җиләге утыртулары (кар яуганчы уңыш бирә, быел 2,5 центнер саттык, дип мактанып алды хуҗа кеше), теплицада гөлләр үстереп сатулары, өйгә янкорма көйләп, теплица хуҗалыгын бермә-бер киңәйтергә җыенулары шул хакта сөйли. Шушы хуҗалыкны карап-барлап чыккач:

– Әле син 63 яшьтә генә. Болай тырышсаң, Нәсибә озакламый герой-ана булачак, – дип эндәшәм Алиҗанга. «Һәр бала үз ризыгы белән туа. Бирсен Ходай!» – дип елмая хуҗа кеше. Дөрес, соңрак, шактый тузган йортларына ишарәләп, бу өйгә башка бала алып кайтасы килми иде шул, дип искәртте ул. Без нәкъ менә шушы мәсьәләне кайгыртып йөрибез дә инде, дип дәште аңа шунда Илдар хәзрәт. Сүз уңаеннан, табиб Айрат Хәкимов йорт сатып алырга кирәкле акчаның өчтән берен, ягъни ярты миллионын бирергә булган. Йәгез, эшкуарлар, чыгымнарның калган теге өлешен кайсыларыгыз күтәрә?

Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү