“Росагролизинг” акционерлык җәмгыяте узган елда компаниянең ташламалы программалары нигезендә иң күп техника сатып алган 10 төбәк исәбенә кергән. Татарстан аграрийлары бу җәһәттән беренче урынга чыккан: алар барлыгы чама белән 3 миллиард сумлык 839 берәмлек техника сатып алган. Җыеп алынган уртача уңыш күләме дә арткан: быел бер гектар мәйданнан чыккан уңыш 2019 елдагыга караганда 5,4 центнерга күбрәк булган.
“Росагролизинг” матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, компания икенче урынны алган Саратов өлкәсенә – 2,7 миллиард сумлык 568 берәмлек, Башкортстанга (өченче урында) – 1,4 миллиард сумлык 443 берәмлек техника җибәргән. Шулай ук бу төбәкләр дә алдагы елдагыга караганда мулрак уңыш җыеп алуга ирешкән.