2021 елда социаль-мәдәни өлкәләр күбрәк чыгым таләп итәчәк

Татарстан Дәүләт Советында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин катнашында парламент тыңлаулары уза.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин үз чыгышында әйтеп узганча,
2021 елга исәпләнгән бюджетта социаль юнәлешкә караган чыгымнар гомуми күләмнең 77 процентын тәшкил итәчәк. Киләсе елга социаль-мәдәни өлкә, иҗтимагый инфраструктура корылмаларын төзүгә һәм капиталь төзекләндерү эшенә акча бүлеп бирү дәвам итәчәк.

— Бюджетның иң күп чыгым таләп иткән өлкәсе — социаль-мәдәни өлкә. Киләсе елга мәгариф өлкәсенә берләштерелгән бюджеттан 101,7 млрд сум, республика бюджетыннан 68,5 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла. Сәламәтлек саклау тармагына 76,8 млрд сум, шуның 26,7 млрд сумы — республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Социаль сәясәткә бәйле чыгымнар 52,2 млрд сумны тәшкил итәчәк, — диде министр.


Фикер өстәү