Мәктәп укучылары арасында мөнәҗәт башкаручылар бәйгесе игълан ителде

«Мөнбәр» татар-дини театры, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, мәктәп укучылары өчен мөнәҗәт башкаручылар бәйгесе игълан итте.

«Йә, Рәсүлуллаһ» дип исемләнгән Бөтенроссия мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесе Мәүлид бәйрәменә багышлана.

Бәйге онлайн форматта уза һәм 2 этаптан торачак.

I этабы – социаль челтәрләр аша катнашучылардан бәйге материалларын кабул итү, финалистларны сайлау;

II этабы – җиңүчеләрне билгеләү.

Бәйгедә катнашу өчен нишләргә?

🔹 Мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга;

🔹 Видеоны Instagram социаль челтәрендәге шәхси аккаунтыгызга урнаштырырга;

🔹 Мөнәҗәт башкаручы турында тулы мәгълүмат бирергә (ФИО, яшь, уку урыны)

🔹 «Мөнбәр» театры сәхифәсен билгеләргә (@minbar_teatru) @ilyas_halikov

🔹 Хештеглар турында онытмаска! ( #йәРасуллалаһ #минбартеатры #думрт #конгресстатар #ильясхаликов)

Видеофайллар 2020нче елның 20нче октябренә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү