Коронавирус йоктыручыларның үлеме очрагын 6 тапкыр арттыручы факторны ачыклаганнар

Бер-бер артлы башта  грипп белән авырып алу, аннан соң коронавирус йоктыру сырхауның үлеп китү куркынычын алты тапкыр арттыра.  Британиянең Ливерпуль университеты галимнәре шундый фикергә килгән. Бу хакта,  bioRxiv чыганагы мәгълүматларына таянып, “Московский комсомолец” хәбәр итә.

Галимнәр тычканнарның ике төркеме буенча тәҗрибә үткәргән.  Алар кимерүчеләрнең беренче төркемен – коронавирус белән, ә икенче төркемен – бер-бер артлы   грипп һәм коронавирус белән зарарлаган. Нәтиҗәдә, икенче төркемнең чирне күпкә авыр кичерүе билгеләнгән. “Болары гәүдә авырлыгын тизрәк югалтты, үпкәләренә ныграк зыян килде”, – диелә тикшеренүчеләр материалында. Аларның әйтүенчә, бу кагыйдә шулай ук кешеләргә дә кагыла.

Тәгаенләп әйтсәк, тычканнарның икенче төркемендә үлем-китем күрсәткеченең беренче төркемдәгегә караганда 6 тапкыр күбрәк булуы билгеләнгән. Бу, галимнәр фикеренчә, бер организмда ике вирусның көндәшлеккә эләгүе, моның исә сәламәтлеккә тискәре йогынтыны көчәйтүе белән бәйле.


Фикер өстәү