Артистның иҗатын һәм шаурма ашарга яратучыларны хәтта салкын да куркытмаган.
Казанда яшәүчеләр танылган хип-хоп башкаручы Альберт Шәрәфетдиновның — Нурминскийның шаурма сату ноктасын ачу тантанасында зур чиратка җыелган. Бу хәл Гвардейская урамында булган – шаһитлар видеоны социаль челтәргә урнаштырган.
Шунысы кызык, артистның иҗатын яратучыларны илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять тә, салкын да куркытмаган. Чиратта торучылар арасында социаль дистанция дә сакланмый, битлек кулланучылар да аз күренә.