Казанда Хәмдүнә Тимергалиеваның кырыгына багышланган коръән ашы узды (ФОТО)

Казанның Мәрҗани мәчетендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап коръән ашы узды.

Аның арабыздан китүенә 40 көн тулган икән инде. Мәҗлескә туганнары, хезмәттәшләре, дуслары килгән иде. Абыйсы Фәнәви Тимергалиев сеңлесе турында истәлекләре белән бүлеште. Җор телле, киң күңелле, ярдәмчел иде, андыйлар башка булмас инде, дип искә алды ул.

Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин мәҗлестә Хәмдүнә Тимергалиева каберенә һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрде. Әйтүенчә, җырчы сын рәвешендә эшләүләрен теләгән. Мансур хазрәт шаригатьчә озаткач, каберенә дә ташны шаригатьчә куйыйк, дип җавап бирде. Мәҗлестә катнашучы артистларны бу мәсьәләдә сабак алып китәргә чакырды.


Фикер өстәү