«Шаян ТВ» алып баручысы: «Үскәч, кызык булачак»

Амелия НИГЪМӘТУЛЛИНА журналист булу турында хыяллана. Ул – «Шаян ТВ» балалар телеканалы алып бару­чысы. «Тизрәк олылар дөньясында үземне сынысыйм килә», – ди кыз.

:: «Шаян ТВ»га килүең турында сөйлә әле.
– 12 ноябрьдә «Шаян ТВ» ике еллыгын билгеләп үтәчәк. Нәкъ шул көнне минем бирегә килүемә дә ике ел тула. Аңа кадәр мин «ТНВ» каналында күрсәтелүче татар мультфильмнарын тавышландыра идем, телевидениедә шигырь сөйләп, җыр һәм бию коллективлары белән дә күренгәнем булды.

:: Телевидение дөньясында кайнау кызыктыр?
– Бик кызык! Мин кызыклы шәхесләр белән танышам, яңа дуслар табам, бик күп яңалыклар ишетәм.

:: Ә үзең «Шаян ТВ»ны карыйсыңмы?
– Әлбәттә, карыйм. Бик яратып карыйм! Үзем алып барган тапшыруларны аеруча игътибар белән күзәтергә, кимчелекләремне күреп, төзәтергә тырышам.

:: Телевидениедә эшләү укуыңа комачауламыймы?
– Мин Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясенең җиденче сыйныфында белем алам. Укуга телевидениедәге эшем комачауламый, киресенчә, ярдәм итә кебек. Яхшы укырга да, эшләргә дә тырышам.


:: Буш вакытың каламы? Андый чакларда ниләр эшлисең?
– Буш вакытым юк диярлек. Гимназиядә уку, «Шаян ТВ»да эшләүдән тыш, мин вокал, ансамбль һәм бассейнга да йөрим. Гаиләм белән табигатькә чыгарга яратабыз. Бакчага да кайтырга вакыт табам. Ух, андагы табигать!

:: Олылар дөньясы нинди булып тоела сиңа?
– Бик кызык тоела! Анда мөмкинлекләр шундый күп. Тизрәк күп итеп белем алып, үземне олылар дөньясында сыныйсым килә.

:: Эшләгәч, барына да өлгергәч, үзеңне яшьтәшлә­рең­нән өлкәнрәк итеп хис итмисеңме?
– Андый хис юк. Мин – шул ук Амелия!

:: Иң зур хыялың нинди?
– Хыялларым бик күп! Гимназияне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, журналист булырга исәп. Бизнес белән дә шөгыльләнергә телим. Бизнес-планнарны инде төзи башладым.

Әңгәмәдәш – Лилия ГЫЙМАЗОВА


Фикер өстәү