Коронавирусны авыру билгеләреннән башка гына үткәрүчеләр арткан

 Белүебезчә, коронавирусны чиргә хас билгеләр пәйда булмаган килеш кенә кичерүчеләр арткан. Иммунитет әйбәт булуга түгел, бәлки организмның инфекцияне кире какмавына бәйле бу, дип аңлата белгечләр.

Кайберәүләрнең иммун системасы чит әйберне үзенеке кебек кабул итеп, аннан котылырга тырышмый. Нәтиҗәдә организм чиргә каршы көрәшми, ялкынсыну процессы башланмый. Шуңа күрә авыру йоктыручыда чир билгеләре барлыкка килми, дип аңлаткан бу халәтне “Известия” хәбәрчесенә Санкт-Петербург политехника университетының биомедицина системалары һәм биотехнологияләр институты директоры Андрей Васин.

Моңа кадәр туберкулез, холера кебек йогышлы авыруларның да билгеләрсез генә узу очраклары теркәлгән.

 


Фикер өстәү