Көзге салат ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

5 кило кәбестә («Слава» сорты булса, тагын да яхшырак), 1 кило кишер, 1 кило башлы суган, 1 кило татлы кызыл борыч, 350 грамм шикәр комы, 4 аш кашыгы (өеп) тоз, 0,5 литр аш серкәсе (9 процентлы), 0,5 литр көнбагыш мае.

Кәбестә, суган, татлы борычны турыйбыз, кишерне угычтан чыгарабыз. Умыйча, саклык белән генә, барысын бергә болгатабыз. Шикәр комы, тоз, аш серкәсе һәм үсемлек мае өстәп, тагын бер тапкыр болгатабыз. Йодрык белән төя-төя, банкаларга тутырабыз. Өстенә марля каплап, банкаларны зуррак савытка утыртабыз (суы агып чыгачак). Өч көн шулай җылыда тоткач, капкач белән каплап, суыткычка куябыз.

Фото: https://scastje-est.ru

Фикер өстәү