Фейк түгел, чынбарлык: «Кара капчыкларга салынган мәетләр белән бар җир тулган, аяк басыр урын юк»

COVID – 19 башка дөнья илләре белән беррәттән Россиягә дә үзенең куәтле һөҗүмен көчәйтә. Кешелек дөньясы беренче тапкыр моңарчы күрелмәгән хәл алдында калды. Кешеләр күпләп чирлиләр, аягында нык басып йөрүчеләрнең кисәк кенә бу дөнья белән саубуллашуларына да инде без күнегеп киләбез.

Ваемсызлык кыйбатка төшә, үз-үзебезне саклап йөртәсе урынга сәламәтлегебез һәм гомерләребез белән битраф рәвештә шаярабыз. Соңгы көннәрдә Новокузнецк шәһәре моргыннан видео таралды интернетта. Кара капчыкларга салынган мәетләр белән бар җир тулган, аяк басып йөрер урын да юк. Фейк түгел, өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы видеоның хаклыгын раслады. Карантиндагы туганнар мәетләрне алып өлгерә алмый, җитмәсә патологоанатом табиблар да җитешми, диделәр.

«Российская газета» – федераль хөкүмәт органы – Мәскәүдә табибларның бер-ике көнгә соңга калып килүен таный. Аңлашыла торгандыр инде: иң яхшы финансланган һәм тәэмин ителгән башкалада шундый хәл булгач, фәкыйрь төбәкләрдә хәл яманрак. Мәскәү өлкәсендә үк инде табибларның соңга калып килүе өч көнгә үк җитә икән, монысы да – шул рәсми газета мәгълүматы. Вазгыять алга киткән Европада да шундыйрак. Монда кемне гаеплисең, мондый эпидемия җәелер дип кем уйлаган?
Пандемия кеше гомерләрен һәм сәламәтлеген җуюга гына китерми, икътисади яктан нык суга. Дәүләтләр локдаун кертүгә бик сак карыйлар инде, әмма барыбер бикләнергә туры килгәли. Иң үзәккә үткәне – табиблар җитешмәве. Шул ук Мәскәү өлкәсендә бер табибка чакырулар саны 50дән алып 100гә кадәр җитә икән. Социаль челтәрләр Мәскәүдә «ашыгыч ярдәм» 7 минутта килеп җитә, аның янындагы шәһәрләрдә 10 сәгатькә кадәр көтәргә кирәк, диләр. Дарулар дефициты, КТ үтүнең кыенлыгы, бәяләрнең өскә сикерүе… «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе, әйтик, селен эзләп Биектауда берничә даруханәгә керде…
«Российская газета» бу уңайдан локдаун кертергәме-юкмы дигән фикерләр белән уртаклаша. Илнең финанс резервларын барлый. Милли байлык фонды, кризиска карамастан, сумнарда үскән икән. 13,3 триллион сумга җиткән. Менә шул акчаның бер өлешен төбәкләргә ярдәм итеп җибәрергә кирәк түгелме дигән сорауны кабыргасы белән куя газетаның даими авторы, икътисадчы-галим Яков Миркин. Әле җитмәсә халыкара резервлар да үскән, саклагычларда алтын күләме дә зурайган икән. Менә карагыз: апрельдә резервларда 564 миллиард доллар булса, октябрьдә 585 миллиард долларга җиткән. Кризистан өшәнгән, пандемиядән ялыккан медицина системасы менә шул акчаның бер өлеше белән куәт өстәүгә мохтаҗ. Илнең төп газетасы шулар турында уйлана.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото:


Фикер өстәү