Хәлләр җырларлык түгел: чирнең иң югары ноктасын уздык дип тынычланырга иртәрәк

Тирән тын юллары вируслы чирләренең һәм ковид инфекциясенең кызган чагы. Республика дәвалау оешмаларында андый сырхауларга 3500 ятакта хезмәт күрсәтелә. Кирәк була калса, тагын 1200 ятак урын әзерләнгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә вакытында, халыкка планлы рәвештә медицина ярдәме күрсәтүне дәвам, медицина хезмәткәрләрен дарулар һәм саклану чарлары белән җитәрлек тәэмин итәргә чакырды. «Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять киеренке, ләкин контрольдә тотарлык. Планлы эшне саклап, ятак урыннарны җитәрлек булдырырга», – диде ул.
Президент киңәшмә барышында республикадагы волонтерлар хезмәте эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Йогышлы вируслы чир ияртү куркынычы булганлыктан, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, бу көннәрдә күп вакытын өйдә уздыра. Аларга волонтерлар хезмәте бигрәк тә кирәк. Пандемия башлангач барлыкка килгән мондый ярдәм хәзер дә бар. 65 яшьтән өлкәннәр, ялгызлар ихтыяҗ булганда, дарулар һәм азык-төлек алып кайтып бирүне сорап 8-800-200-34-11 телефон номерына шалтырата ала. Аларның гозерен волонтерларга җиткерәләр.
Татарстанга гадәти гриппка каршы икенче партия вакцина кайтты. Аны 1 декабрьгә кадәр ясатып булачак. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, ковидка каршы вакцина әлегә сынау уза һәм аның быел киң кулланылышка килеп җитмәве дә ихтимал. Мәктәп укучылары һаман да иртәнге «фильтр» аша уза. Узган шимбәдә шундый иртәнге тикшерүләр вакытында 21 бала ОРВИ билгеләре булганлыктан, мәктәпкә дәрескә кертелмәгән. Көзге каникуллар вакытында республикадагы 700дән артык мәктәп яны һәм 30лап шәһәр яны лагерьлары эшләячәк. Каникул вакыты булуга карамастан, укучылар катнашында бәйрәм чаралары уздырырга ярамый. Роспотребнадзор мәктәптә мондый чараларны ел азагына кадәр үткәрүне тыя.
– Бәйрәмнәр чарасы балалар бакчасында оештырылганда, анда балалар һәм тәрбиячеләр генә катнаша. Ата-аналарны, фотографны һәм башка кешеләрне чакырмыйлар, – ди Марина Патяшина.
Ковидка кагылышлы сорауларның һаман да беткәне юк. Әйтик, бер авырып алган кешедә ул яңадан кабатланырга мөмкинме? Сорауга Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, кистереп: «Юк!» – ди. Марина Патяшина да, таҗвирус белән авыручыларның барысы да махсус регистрга кертелүен һәм чирнең кабатлану факты булмавын әйтте. Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә: чир билгеләре булса да, медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да коронавируска тикшеренергә җибәрмиләр. Җибәргән сурәттә дә, тамактан һәм борын куышлыгыннан алынган мазокта чир билгесе булмаска, аны компьютер томографиясе тикшеренүе күрсәтергә мөмкин. Ул очракта табиб шул тикшеренүдән чыгып дәва билгели.
Узган атнада республикада таҗвирус диагнозы 55 кешегә куелды. Бу атна башында 10 очракка кимрәк. Тагын шундый күтәрелеш булырмы икән? Күтәрелешнең әле иң бөек ноктасына килеп җитмәдек, ул ноябрьдә булачак, дигән фаразларга ышаныргамы?
– Бер белгеч тә мондый фараз ясауга алынмый, – ди Марина Патяшина. – Медицинага, вирусология, эпидемиологиягә катнашы булмаганнар гына шундый фараз чыгара. Бу уңайдан шуны әйтә алабыз: ОРВИ белән авыручылар ел саен сентябрьдән башлап декабрь аена кадәр арта иде. Яңа ел каникулы вакытында кими һәм кеше эшкә чыккач, яңадан күтәрелеш күзәтелде. Быелгы эпидемиологик вазгыять тә шуңа охшаш булыр дип уйлыйм. Чирнең иң югары ноктасын уздык дип тынычланырга иртәрәк әле. Саклану чараларын күрүне дәвам итәргә кирәк.
Саклану чаралары дигәндә, җәмәгать транспортында, кибетләрдә битлек кию мәҗбүри. Бу таләпне санга сукмаучыларны полиция хезмәткәрләре административ җәзага тарта. Шулай ук эш урыннарында да битлек куллану гамәлдән чыкмады. Коронавирус инфекциясе ачыкланып, өйдә дәваланучыларга тулысынча савыгып бетмичә, кибеткә яки башка җәмәгать урыннарына чыгарга, эшкә барырга рөхсәт ителми. Бу тыю чирне башкаларга да таратмас өчен мөһим. Өйгә табиб килеп, дәва билгеләгәч, чыгып йөрергә ярамавы һәм бу хакта кисәтү карары булуын әйтә. Хаста әлеге тәртипне бозса, шулай ук административ җаваплылыкка тартыла. «Тәртип бозучылар хакында безгә хәбәр итсәгез иде», – ди Роспотребнадзор җитәкчесе.
Танылган шәхесләрнең замана чире белән авыруы турында әледән-әле хәбәрләр ишетелеп тора. Дөресрәге аларның байтагы, хәл-әхвәле турындагы мәгълүматны Инстаграм битенә яки башка социаль челтәрләргә урнаштыра. Бу көннәрдә танылган җырчы Салават Фәтхетдинов та, хәлләр җырларлык түгел әле, дип бәян иткән иде. Шунда ук аның белән бергә хатыны Ләйсән ханымның да чирләве мәгълүм булды. Ә менә Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның Президент Владимир Путинга Думаның ничә депутаты коронавирус белән авыруы турында җиткергән мәгълүматы фейк хәбәргә охшамаган. Володин сүзләренә караганда, парламентның 38 депутаты хастаханәдә дәвалана, берсе реанимациядә ята, бер депутат вафат булган. Пандемия чорында барлыгы 91 парламентарий авырып алган. Аларга парламент тыңлаулары вакытында, җырларга ук булмаса да, сөйләргә, һич югы башкаларны тыңларга кирәк булачак. Шуңа күрә депутатларыбызга да саклану чаралары күрергә туры киләчәк.

Фәния Арсланова

САН
Татарстанда узган тәүлектә 45 кешедә коронавирус инфекциясе табылган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, сырхауларның өчесен хастаханәгә салганнар, бүтәннәр өйдә дәвалана. Авыручыларның 13е – 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр. 30дан 50гә кадәр һәм 60тан 70 яшькә кадәргеләрдән 11әр кеше чирли. Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе белән республикада 8190 кеше авырган. Аннан 6941 кеше савыккан, шуларның 15е узган тәүлектә.


Фикер өстәү