Макронны дәваларлармы?

Бу атнада дүшәмбе көнне иртәнге сәгать җидедә Әзәрбайҗан – Әрмәнстан конфликтында яңадан пауза башланырга тиеш иде. Бу юлы гуманитар тынлык Америка арадашчылыгы ярдәмендә игълан ителде.

Әмма утны туктату турында килешү кәгазендә кара кибеп тә өлгермәде, Әзәрбайҗан ягы Ереванның, аны бозып, Тертер шәһәрен һәм аның тирәсендәге авылларны утка тотуы турында хәбәр итте. Әрмәннәрнең һәр килешүне шул рәвешле бозулары – гадәткә кергән хәл инде. Сугыш Әзәрбайҗан ягының өстенлеге белән бара. Халыкара хокук нормалары да – Баку ягында. Вәләкин Көнбатыш дәүләтләре, аеруча Франция, Ереванга теләктәшлек белдерә. Зур сугыш булмаса да, кан саркып торган бу конфликт – соңгы йөз елдагы тарихта тиңсез әһәмияткә ия булган вакыйга. Халыкара җәмәгатьчелек, ике ил дә дөньяви дәүләтләр булуга карамастан, халыклары традицион ислам һәм христиан диннәре вәкилләре булганлыктан, аны интуитив рәвештә ислам һәм христианлык арасындагы конфликт итеп кабул итә. Бу дөрес түгел, билгеле, эмоциональ нәрсә генә, әмма йөрәккә боерык бирү авыр бит. Моннан йөз ел элек ислам дәүләте таркалганнан соң, мөселманнар беркайчан да һөҗүм итмәделәр, гел чигенделәр генә. Бу юлы әрмән гаскәрләренең хурлыклы җиңелүен көнбатыш дөньясы үзенә янаган зур куркыныч буларак кабул итә.
Француз лидеры Макрон бу уңайдан аеруча нык гасабилана, авызыннан исламга каршы фикерләр чәчә. Парижда пәйгамбәр Мөхәммәдне (саллаллаһу галәйһиссәлам) хурлаган карикатураларны күрсәткән өчен үтерелгән укытучы вакыйгасын ислам дөньясына яңа һөҗүм сылтавы итеп файдаланырга телиләр. Үтерүче судта ачыкланмаса да, дәлилләнмәсә дә, аны алдан ук гаепле дип игълан иттеләр, гаепсезлек презумпциясен мондый очракларда Көнбатыш беркайчан да исәпкә алмый. Макронның ислам турындагы фикерләре төрек лидеры Эрдоганның ачуын чыгарды һәм ул Париждагы коллегасын психик чирләрдән дәваланырга чакырды. Франция, моңа җавап итеп, Төркиядән үз илчесен чакыртып алды.
Мөселман илләре арасында Парижның исламга каршы астыртын көрәшенә җавап рәвешендә француз товарларына бойкот игълан итү хәрәкәте дә җәелә башлады. Хәзерге икътисади кыенлык шартларында бу Франция өчен әрнетә торган хәл булып чыкты. Көнбатыштагы башкалада бу уңайдан үрсәләнү башланды.
Үткән ялда дөнья сәясәте өчен тагын бер әһәмиятле вакыйга булды: Украинада җирле сайлаулар белән бер үк вакытта Зеленский инициативасы буенча сораштыру үткәрелде. Тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре украин лидеры тәкъдимнәренең яклау табуын күрсәтә. Украиннар депутатлар санын кыскарту, ришвәтчеләрне гомерлек төрмәгә утырту, Будапешт меморандумын куллануны якладылар. Соңгысы Мәскәүнең нечкә җиренә суга, чөнки ул меморандум – дөньякүләм державаларның, атом-төш коралын ирекле рәвештә Россиягә тапшырган өчен, Украинаның бөтенлеген һәм иминлеген гарантияләүләре турында үз өсләренә алган йөкләмәсе. Бу гарантларның берсе – Россия. Менә бит нинди катлау­лы хәлләр бар бу дөньяда.

Фото: https://news.am/rus/news/609797.html


Фикер өстәү