Татарстанда ришвәтчелеккә каршы тору буенча кайнар элемтә оештырыла

Иртәгә, 28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтехәбәр итте.

Мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша 28 октябрьгә кадәр һәм 8 (800) 350-44-72 кайнар элемтә телефоны буенча кабул ителәчәк.

Кабул итүне Татарстан Иҗтимагый палатасының Җәмәгать контроле комиссиясе әгъзалары, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарә вәкилләре үткәрәчәк.


Фикер өстәү