«Элеккеге кебек фатир бирсәләр, ишегалды себерергә чират торырлар иде»

Казанда идарәче оешмалар кышка әзер икәнен җиткерде. Тиешле техникалар сатып алынган. Хәтта бозлы вакытта себерер өчен тозлы ком да әзер. Ә менә урам җыештыручылар җитми. Кышын йорт яннарын тәртиптә тоту өчен 3 мең урам җыештыручы кирәк икән. Бүгенгә урам себерүче 500 кеше бар. Казан хакимиятендәгеләр кышын ишегалларын вакытында җыештыру өчен машина йөртүчеләрнең битараф булмавын, кар көрәүче техникага комачау итмәүләрен сорый.

– Торак оешмаларның барлык кирәк-яраклары җитәрлек. Көрәк тә бар, бозваткыч та. Тик кышкы чорда кар көрәргә теләүчеләр юк. Булган хезмәткәрләр дә эштән китеп бара. Һава торышын сәбәп итеп эштән китүчеләр күп. Узган ел урам себерүчеләр 10 процентка кимеде. Хезмәт хаклары 2019 елда 3 меңгә артып, 20 мең булган иде, – ди Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
Норматив буенча идарәче оешмалар ишегалдына төшкән карны алты сәгать эчендә көрәргә тиеш. Бу таләпләр үтәләме соң? Ни өчен урам себерергә теләүчеләр юк. Әнә шул хакта белештек.
«Жилище и комфорт» идарәче оешмасында урам себерүче Илдар Зәйниев хезмәт хакыннан риза түгел. Әмма өйдән ерак йөрисе булмаганга, эшлим инде, ди.
– Элеккеге замандагы кебек фатир бирсәләр, идән себерергә чират торачаклар. Гаиләләре белән эшләячәкләр. Иманым камил, югары уку йортын бетереп тә, кар көрәүче булачак. Фатир бик кирәк бит. Халыкны кредитка күмәләр дә, ул ничек 18 мең өчен эшләп йөрсен, ди?
Казанның Фучик урамында урам себерүче Фирая Камалова исә, хезмәт хакының азлыгы түгел, кешеләрнең мөнәсәбәте күңелне төшерә, ди.
– Төрле чак була. Кайчак кинәт авырып китәсең, кан басымы уйнап куя. Иртән чыга алмасаң, шул минутында «кар көрәмиләр» дип шикаять бирәләр, «Халык контроле»нә язалар, интернетка куялар. Яшь чагым булса, эһ тә итмәс идем. Олыгаеп киләм. Кар көрәве авыр. Аеруча боз вата-вата кулларны тоймый башлыйм. Тик пенсиям янына ярдәм булыр дип эшләп йөрим. Әзрәк халык аңласа, бәлки, күңелем үсеп, арулар онытылыр иде.


Фикер өстәү