Татарстанда хезмәт хакы кимегән

Сентябрь аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы, кимеп, 37,8 мең сумга калган. Гыйнвар аенда аның күләме 38 мең сумнан артыграк тәшкил иткән. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Иң күп хезмәт хакын оешма җитәкчеләре ала – республикада аларның уртача хезмәт хакы – 55,2 мең сум. Төзелештә эшләүчеләрнең дә акчасы начар түгел – 49,2 мең сум. Чимал чыгаручылар уртача 48,2 мең сум алып эшли. Иң күп хезмәт хакы түләнелә торган биш өлкә арасына шулай ук IТ (46,6 мең сум) һәм автобизнес (44,4 мең сум) кергән.
Ә менә иң аз эш хакы фән һәм мәгариф өлкәсендә (29 мең сум), туризм, кунакханә, ресторан тармагында эшләүчеләргә (30,4 мең сум), административ персоналга (30,8 мең сум) түләнә.


Фикер өстәү