Клематисларны кышка ничек әзерләргә?

Сорауга һәвәскәр бакчачы Фарсил Зыятдинов җавап бирә
– Көтмәгәндә генә юеш кар явып китте, ә минем клематисларым капланмаган әле. Аларны ничек кышка дөрес итеп каплап калдырасын өйрәтеп үтмәссезме.

Роза Ильясова

– Курыкмагыз, чәчәк үсентесенә зыян китерерлек кар түгел әле бу. Иң элек үсемлекне терәкләреннән салдырып алып, җиргә төшерегез. Сабакларына тимәгез, юкса сындырачаксыз. Клематис терәккә яфраклары белән ябышып үсә, шуңа күрә яфракларын кисәргә яки саклык белән генә ычкындырып җибәрергә кирәк. Шуннан соң башлыча сабаклардан гына торган «стена» үзеннән-үзе ишелеп төшәчәк.
Үсентеләрдә калган яфракларны өзеп ташларга кирәкми: кышын алар черемәячәк. Клематисны торф, туфрак яки пычкы чүбе белән каплап мәшәкатьләнүнең хаҗәте юк. Аны кар «юрганы» да бик шәп саклый. Кисеп ташланган карлыган, кура һ.б. ботакларыннан «шалаш» әмәлләп куегыз да көннәр ныклап торып салкынайта башлагач, өстен спанбонд (яки берәр нинди тукыма) белән каплап куегыз. Тик полиэтилен белән капларга ярамый: чөнки үсемлек суыктан бигрәк дымланудан, бурсудан курка.


Фикер өстәү