Хроник авырулары булганнарга дару һәм азык-төлекне өйләренә китереп бирәләр

Татарстанда янә «Ярдәм янәшә» хәрәкәте эшчәнлеге башланды. Хәер, волонтерларның хезмәттән туктаганы да юк. Әмма коронавирус инфекциясе таралуга бәйле, бу эшне тагын да көчәйтеп җибәрү ихтыяҗы бар. Моны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искәртте.

– 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәүләре сорала. Шуңа да Татарстанда «Ярдәм янәшә» акциясе кабат башланып китте. Ялгыз, өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булганнарга дару һәм азык-төлекне өйләренә китерү каралган, – дип аңлатты Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Гаризаны «кайнар линия» телефонына шалтыратып калдырырга була. Номеры: 8 (800) 200-34-11.


Фикер өстәү