Татарстан Җир Хартиясе идеяләренә тугры калачак

«Җир Хартиясен кабул итү әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология өлкәсендә законнар чыгаруга, милләтара, конфессияара тынычлык-татулыкка этәргеч бирде». Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Казанда «Җир Хартиясен тормышка ашыру кысасында иҗтимагый әһәмиятле башлангычлар» фәнни-гамәли конференциясен ачуда шулай дип белдерде. Конференция «Татарстан – Яңа гасыр» («ТЯГ») иҗтимагый хәрәкәте тәкъдиме белән үткәрелде.

Фәрит Мөхәммәтшин, күп еллар буе Хартиянең төп нигезләмәләрен гамәлгә ашырып килгән өчен, «ТЯГ» хәрәкәте активына, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Фәннәр академиясе вәкилләренә, республика педагогларына рәхмәт белдерде.
– Республиканың 2001 елда рәсми төстә, Татарстан парламенты карары нигезендә, дөньяда беренчеләрдән булып, Хартияне тормышка ашыруны башлап җибәргән төбәк булып торуы белән горурланабыз, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Шул рәвешле без кешеләрнең тормыш сыйфатында югары стандартларга ирешүгә, имин икътисади һәм экологик мохит булдыруга юнәлеш тотуыбызны расладык.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы дистә ел эчендә генә дә Татарстанда 30дан артыграк законнан һәм закон актыннан торган бик нәтиҗәле норматив хокукый база булдырылган. «Парламентның алга таба да Хартия идеяләренә тугры калачагына ышанам», – диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге, социаль-икътисади бурычларны хәл кылу өчен, Җир хартиясенә зур өметләр баглый. «Татарстан Хартия принципларын тормышта куллану өчен уникаль төбәк буларак карала. Безнең бурыч – агач утырту һәм яр буйларын җыештыру кебек бер көнлек акцияләр үткәрү генә түгел, ә җитди анализ эше алып бару, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге шартларда, җитештерү куәтләре һәм күләме республика экологиясе сабырлыгын бик нык сынаган бер мәлдә, әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын саклау проблемасын игътибар үзәгендә тоту гадәттән тыш мөһим».
Республикада, 2019 елдан башлап, «Экология» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Быел аны үтәүгә 3 миллиард сум чамасы акча бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 2 миллиард сумнан артыграк, республика бюджетыннан – 700 миллион сум чамасы.
Фәрит Мөхәммәтшин, пленар утырышка йомгак ясап, конференциядә катнашучылар исеменнән, Россиянең башка төбәкләренә Җир Хартиясенең төп нигезләмәләренә таянып эшләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә өндәде.


Фикер өстәү