Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны арткан

Төркиянең көнбатышында җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 51 кеше булган. Бу хакта республика вице-президенты Фуат Октайга сылтама белән РИА Новости хәбәр иткән иде.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, корбаннар саны 51гә кадәр җитте», — диде Октай журналистларга.

Төркиянең көнбатышында җомга көнне көндез 6,6 магнитудада җир тетрәде. Аның үзәге Эгей диңгезендә Измир провинциясенең Сеферихисар шәһәре янында булган. Якын-тирә Греция утрауларында да җир тетрәүне сизгәннәр, Греция сейсмологлары аның магнитудасын 6,9 процентка бәяләгән. Ким дигәндә, Измирда 20 бина җимерелү турында хәбәр ителде. Җир тетрәүне зур булмаган цунами китереп чыгарган, Сеферихисарда яр буе урамнарын су баскан.

Грециянең Самос утравында да җимереклекләр теркәлгән, анда ике кеше һәлак булган һәм 20се яраланган.


Фикер өстәү