Россия 1 ноябрьдән тагын бер ил белән авиаэлемтәне яңартты

Бүгенге көннән башлап Россия һәм Япония коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган авиаэлемтәне яңартты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Якшәмбедән Владивостоктан Токиога рейслар яңартылачак. Рейс атнага бер башкарылыр дип планлаштырыла. Авиакомпаниядә хәбәр ителгәнчә, киләчәктә атналык рейсларның санын арттыру мөмкин булачак.

Шулай ук 5 ноябрьдән Мәскәү-Токио маршруты буенча рейсларны яңарту планлаштырыла. Башта атнага бер генә рейс башкарылачак, алга таба очышлар санын пәнҗешәмбе һәм шимбә (кирегә очыш шимбә һәм якшәмбе) буенча икегә кадәр арттыру планлаштырыла.

Октябрь ахырында Токиода Россия виза үзәге эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде.


Фикер өстәү