Октябрь ике мәртәбә җылырак булган

Октябрь аенда Татарстан башкаласында айлык уртача температура + 7,9 градус тәшкил иткән. Нормадан ике тапкыр диярлек югарырак күрсәткеч бу.

Шулай итеп, октябрь табигатьне күзәтүнең 145 еллык дәверендә иң җылы алты ел исәбенә кергән. «Бу ай метеокүзәтүләр тарихында абсолют лидерга әйләнмәсә дә, рейтингта алтынчы урынга чыкты. Беренче урында (һава температурасы +8,7 градус) берьюлы 3 ел – 1935, 1974 һәм 2008 еллар тора. Икенче урында – 2019 елның октябре (уртача һава температурасы +8,5 градус), өченче урында – 1896 елның октябре (+8,4 градус), дип сөйләгән КФУның метеостанция мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Узган айда явым-төшем күләме 87,5 миллиметр тәшкил иткән, бу – норманың 80 процентын тәшкил итә. Октябрьдә нибары 2-3 тапкыр гына яңгыр яуган. Бу айда 2 октябрь көнне һава температурасы 20,3 градуска кадәр җылынып, рекорд куйган. Ә иң суык көн 27 октябрьдә теркәлгән: бу көнне Казанда термометрның терекөмеш баганасы -2,5 градуска кадәр төшкән.

 


Фикер өстәү