Идел Кыямов: «Танылган кеше баласы булу ул җиңел әйбер түгел»

Диктор, актер, алып баручы, модель… 70 төрле һөнәр дә аз инде ирегетләргә! Идел Кыямов кебек егетләргә! Хәзер исә ул да тормышындагы иң зур рольләрнең берсен башкара быел Идел әти булды. Аның белән җәһәт әңгәмә корып алдык.

Идел, танылган шәхеснең баласы, ике журналистның (Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар. Ред.) улы булуның өстенлекле ягы да, читен яклары да бардыр. Әтиегез һәм әниегезнең исеме тормышта ярдәм итәме?

– Танылган кеше баласы булу ул җиңел әйбер түгел. Берәр уңышка ирешсәң, кешеләр: «Ну, конечно, Фәлән-фәлән малае ич ул!» – диләр. Уңышсызлыкка юлыксаң: «Пфф.. Фәлән-фәлән малае бит ул! Азган. Избалованный!» – диләр. Шуңа күрә монда кемгәдер ошарга тырышып яшәп булмый. Үз көнеңне үзеңә кайгыртырга кирәк! Әлбәттә, әти-әниемне халык белә. Тик соңгы арада «Кем соң ул Илдар Кыямов?» – дип сораучылар да булгалады. Әниемә дә: «Вы ведь мама Иделя? Мы его знаем! Смотрели спектакль с его участием», – дип әйтәләр. Хәзер тормышның шундый этабына кереп барабыз – минем исемем дә аларга тормышта ярдәм итәргә мөмкин (көлә).

Хәзер сез дә әти кеше. Үзегездә ниндидер үзгәреш сизәсезме? Балагызны нинди итеп тәрбияләячәксез?

– Улым тугач, җаваплылык өстәлде. Тегенди-мондый бул дип, махсус тәрбияләп булмый. Безнең үрнәктә тәрбияләнә. Гаиләдә ни күреп үссә, шундый була инде. «Оясында ни күрсә, очканда шул була», – ди бит халык.

Сез менә дигән диктор тавыш иясе дә. Тавышны саклау, дөрес итеп сөйләшү буенча берничә киңәш бирегез әле.

– Тавыш ул – Ходайдан бирелгән зур нигъмәт. Сүз белән эшләүчеләрнең эш коралы – тел. Шуңа күрә сәламәтлеккә икеләтә игътибарлы булырга кирәк. Тәмәке тартмаска һәм аракы эчмәскә дигән киңәш бирер идем.

Бер сүз белән әйткәндә, сез нинди: нинди абый, нинди әти, нинди ир, нинди кеше?

– Тиктормас, хезмәт сөючән.

БЛИЦСОРАШТЫРУ

Яраткан ризыгыгыз?

– Бөтенесен яратам, аеруча хатынымның әнисе пешергәнне.

Соңгы укыган китабыгыз?

– Фатих Кәрим турында.

Гаилә ул

– …якын кешеләр.

Яраткан шагыйрегез?

– Фатих Кәрим, Һади Такташ, Сергей Есенин.

Иң бәхетле көнегез?

– Һәрбер көнгә куанып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип сөенеп яшим! Иң мөһиме: һәрберебез исән-имин булыйк!

 

 

 


Фикер өстәү