Ярдәм көтү файдасыз

    Дәүләт суверенлыгы турында декларация, яңа Конституция, Татарстан халыкларының телләре турында закон һәм республикабыз өчен хәлиткеч башка закон-карарлар чыгарылганнан соң чирек гасыр үткәч, туган телебезнең кулланылышы киңәясе, милли мәгариф алга китәсе урында бу иң әһәмиятле нәрсәләрнең язмышы  катлаулана бара.

Соңгы елларда татар теленең кулланылыш өлкәсе шактый кечерәйде, сыйфаты да түбәнәя, татарча укытыла торган мәгариф оешмаларының саны нык кимеде. Шуның өстенә, татар мәктәпләрендә дә русча укытуга күчә баралар. Бу бердәм дәүләт имтиханнарына бәйле. Югары уку йортларына  шуның нәтиҗәләре буенча кабул итәләр.

Туган телләрендә иркен һәм дөрес итеп сөйләшә белүче татар яшьләре азая бара. Бу күренешнең җитди сәбәпләренең берсе – рус мәктәпләрендә укыган татар егет һәм кызларының туган телләрен яхшы итеп өйрәнеп чыга алмавы. Рус мәктәпләрендә татар теле нәтиҗәле укытылмый, аның методикасы дөрес түгел. Катлаулы күнегүләр, биремнәр эшләтеп, балаларның телгә карата гайрәтләрен чигерәләр, кайберләрендә хәтта нәфрәт уяталар. Дөресен әйткәндә, татар мәктәпләренең үзләрендә дә туган телне укыту бик үк канәгатьләнерлек түгел: аларда да күнегүләр эшләтү, кагыйдәләр ятлату өстенлек итә, җанлы, матур, дөрес сөйләмгә өйрәтү җитми. Бу мәктәпләрдә укып чыккан яшьләрнең татарча сөйләү һәм язуларының сыйфаты дәрәҗәсе шуны күрсәтә. Татарча газета-журналларның, радио, телевидение тапшыруларының телендә күп санлы тупас ялгышлар булу да мәктәпләрдә туган телне укытуда проблемалар барлыгы турында сөйли. Мәгълүмат чараларын укучы, тыңлаучы һәм караучылар сафларының көннән-көн сирәгәюе дә күпмедер дәрәҗәдә шуның белән аңлатыладыр. Татарча матур әдәбиятның тиражлары  һәм аны укучыларның саны да кими бара.

Рәсми дәүләт идарәсе органнарында, учреждение, оешмаларында, уку йортларында, җыелышларда  татар теле кулланылуның юк дәрәҗәсендә булуын, татар зыялыларының күбесенең туган телләрендә иркен аралаша алмавын, җәмәгать урыннарында, урамнарда татарча сөйләшкән кешеләрне очрату кыен икәнлекне дә исәпкә алсаң, бүгенге көндә телебезнең «кухня теле»нә әверелеп килүенә (әле монысы да барлык татарларга да карамый) инанасың.

Кыскасы, Татарстан халыклары телләре турындагы закон тиешенчә үтәлми һәм татар теленең кулланылыш даирәсе күзгә күренеп тарая бара. Бу исә – бик хәтәр күренеш: тел, кулланылыштан чыкса, бетүгә дучар була.

Телебезнең хәзерге хәле өчен Мәскәүне генә гаепләп, моның өчен үзебезнең дә җаваплы икәнлегебезне танымасак, проблеманы уңай хәл итеп булмас. Бу мәсьәләдә үзәк хакимияттән ярдәм көтеп тору файдасыз. Туган телебезне саклау, аны, камил әдәби тел буларак, югары дәрәҗәдә тоту өчен, нинди кичектергесез һәм хәлиткеч чаралар күрергә кирәк икән соң?

Моның өчен барыннан да бигрәк татар халкының үзенә һәм Татарстан җитәкчелегенә – Президентына, хөкүмәтенә һәм парламентына зур тырышлык күрсәтү зарур. Бу тырышлык һәр ике яктан да килештерелгән һәм берсен берсе тулыландырырлык булырга тиеш.

Татар җәмгыятенең һәр кешесенең күрсәтелгән тел проблемасын уңышлы рәвештә гамәлгә ашыруы өчен иң әһәмиятле сыйфаты ул – аның күңелендәге милли рух, милли горурлык хисләре һәм үз халкының лаеклы вәкиле булу ихтыяҗы. Бу исә шушы халыкның, милләтнең асылын тәшкил иткән хасиятләрне, татар халкының күп буыннары аша килеп ирешкән тел, мәдәният, традицияләр, гореф-гадәт, белемнәрне үзләштерү һәм үстерү теләгенә ия булу дигән сүз. Кешеләрдә мондый сыйфатлар, миллилекнең нигезендә яткан әһәмиятле нәрсәләрне саклау һәм әһәмиятен арттыру теләге булмаса, бу мәсьәләдә административ чаралар һәм законнар ярдәмендә генә уңышка ирешү мөмкин түгел.

      Бүген исә, татарларның бер өлешендә нәкъ менә шушы сыйфатлар җитми. Бу шунда ачык күренә: безнең күп милләттәшләребез туган телләрен яки бөтенләй белми, яки начар белә һәм моңа балаларын да өйрәтми. Монда шунысы бигрәк тә үкенечле: төрле сәбәпләр аркасында үз вакытында туган телләрен өйрәнә алмый калган кешеләр, үзләре ата-аналар булгач, балаларын татарча өйрәтергә теләмиләр һәм тырышмыйлар. Тиешле шартлар була торып, балаларын татар мәктәпләрендә укытырга теләмәгән ата-аналарда, татарча газета-журналлар, китаплар укымый, татар телендә радио-телевидение тапшырулары тыңламый һәм карамый, үзара татарча сөйләшергә яратмый торган татар кешеләрендә милли горурлык хисләре бар дип әйтеп булмый, әлбәттә.

Әмма шулай да татар халкын, сәбәпләрен белми торып, милли аң, тиешле дәрәҗәдә милли горурлык хисләре булмауда гаепләү дөрес булмас иде. Мондый хәл килеп чыгуның нигезләрен ачыкларга һәм шул җирлектә халыкның милли рухын савыктырып ныгытырлык чаралар күрү зарур.

Безнең җәмгыять алдында кешеләр аңына милли рух, милли горурлык һәм үзеңнең кешелек горурлыгыңны тою хисләрен сеңдерү һәм ныгыту бурычы тора. Милли үзаң якын араларда гына үзеннән-үзе генә ныгып китәр дип әйтү кыен. Моны көтеп торырга ярамый. Шунлыктан бу мәсьәләдә дәүләтнең уңай йогынты ясавы шарт. Моны ничек аңларга? Бу – димәк, дәүләт органнары, психолог һәм педагог галимнәр ярдәме белән, халыкта, бигрәк тә яшь буында, ватан патриотлыгы белән бергә, милли горурлык хисләре тәрбияләү буенча нәтиҗәле идеологик эш башкарырга тиеш дигән сүз.

      Патриотлык хисләрен тәрбияләү  тәрбия эшенең мөһим өлешен тәшкил итәргә һәм моны гамәлгә ашыру махсус программа нигезендә Татарстан дәүләте күләмендә һәм хөкүмәте җитәкчелегендә башкарылырга тиеш. Ул программага күп төрле җитди чаралар керер. Мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында Татарстан һәм татарлар тарихын, шулай ук аларның культураларын өйрәтү, бу материалларны популяр формада мәгълүмат чараларында – матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында  яктырту, татар халкы һәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләре тормышының төрле өлкәләрендәге – мәдәнияттәге, сәнгатьтә, әдәбиятта, фәндә, спортта, хәрби өлкәдәге һ.б. зур казанышларын, хезмәттәге, фронттагы батырлыкларын пропагандалау зарур. Халыкта үз милләтеңнең патриоты булу сыйфатын тәрбияләү эшендә республика, шәһәр, район, авыл, предприятие, оешма, уку йорты һ.б. җитәкчеләре үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш, бары шул чакта гына бу эш югары нәтиҗәле булачак. Республиканың төрле дәрәҗәдәге татар җитәкчеләре, татар мәктәбенең ролен күтәрү өчен чаралар күргәндә, татар ата-аналарын, балаларын туган телебездә укыта торган мәктәпләргә бирергә  өндәгәндә, үз балаларын да шул мәктәпләрдә укытырга кирәклеген онытып җибәрмәскә тиеш.

Хәзер татар мәктәпләренең санын киметү һәм булганнарында да русча укытуга күчә бару ул – татар теленең яшәешенә балта чабу. Моны һич кенә дә аклап булмый. Татарстан Президенты, парламент, хөкүмәт, Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатларының көчләрен берләштереп, татар мәктәпләрендәге чыгарылыш имтиханнарын элеккечә татар телендә бирүне кире кайтарырга тырышып карарга кирәк.  Инде бу омтылыш барып чыкмый икән, барыбер, вузга керү ихтыяҗын сылтау итеп, мәктәптә татарча укудан русчага күчәргә һич кенә дә ярамый. Татар мәктәпләрендә рус телен тагын да яхшырак итеп укыткан очракта (хәер, хәзер дә начар укытмыйлардыр), бердәм дәүләт имтиханнарын хәзерге шартларда да югары билгеләргә тапшырырга мөмкин. Татар мәктәпләрендә туган телне дә, рус телен һәм инглиз телен дә бик яхшы итеп укытырга кирәк. Балаларга, яшьләргә, дөрес методика белән нәтиҗәле итеп өйрәткәндә, ике-өч тел үзләштерү – мөмкин эш. Димәк, хәтта хәзерге милли мәктәпләр өчен катлауландырылган уку системасында да татарча укытуны төрле сылтаулар табып киметү яки бетерү гафу ителерлек эш түгел. Мәктәп ул – гомумән җәмгыятьнең уңышлы, цивилизацияле яшәвенең, алга баруының нигезе, татар мәктәбе исә – татар халкының иминлеген, милли телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен төп шарт. Бу раслау – таләп ителми торган төшенчә, аксиома. Һәм бу төшенчә һәрвакыт аек акыллы һәр татар кешесенең (гади кешеме ул, зур җитәкчеме – барыбер) зиһене түрендә торырга тиеш. Яхшы татар мәктәпләре булса, туган телебез дә сакланыр, татар мәдәнияте дә (әдәбияты, сәнгате, матбугаты, радио-телевидениесе) алга барыр, татар халкы үзе дә алдынгы милләт буларак яшәр, прогресска ирешер.

Туган телебезне өйрәнү, куллану, саклау мәсьәләсе аны базарда аңлашырлык һәм өйдә сөйләшерлек дәрәҗәдә генә белүне күздә тотмый. Безнең телебез – нык үскән, бай тарихлы, камил тел, һәм сүз аны бөтен байлыгы, матурлыгы белән яхшы итеп өйрәнү, дөрес итеп куллану турында гына барырга мөмкин.

Рүзәл Юсупов, Казан федераль университетының  атказанган профессоры, академик


Фикер өстәү