Татарстанлы мошенникларга 150 мең сумнан артык акча күчергән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә 50 яшьлек хатын-кыздан мошенниклык факты буенча хәбәр килде. Китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 155 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә сылтама белән районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Ир мошенниклар ханымның исеменә кредит рәсмиләштергән, бу проблеманы хәл итү өчен яңа кредит рәсмиләштерергә һәм алынган акчаларны ул күрсәткән исәпкә күчерергә кирәк, дип белдерә.

Зыян күрүче әңгәмәдәшенә ышана һәм аның барлык күрсәтмәләрен үти. Ул кредит рәсмиләштереп, 155 мең сум күләмендә алынган акчаларны җинаятьчеләрнең абонент номерларына күчерә. Соңрак мошенникларның корбаны булуын аңлап, Алабуга полициясенә хәбәр итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү