Коронавируслы сырхауларны өйдә дәвалау кагыйдәләре үзгәртелгән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 инфекциясен йоктырган сырхауларны өйдә дәвалау буенча гамәлдәге регламентка төзәтмәләр керткән. Бу хакта “Парламентская газета” хәбәр итә.

Документ нигезендә, коронавирус йоктырган кеше берүзе генә яшәми икән, аерым бүлмәсе булган очракта гына өйдә дәваланырга мөмкин. Ә менә тулай торакларда һәм “коммуналка”да яшәүчеләр, шулай ук өлкәннәр яки хроник чирләрдән интегүчеләр белән бер торакта көн күрүчеләр хастаханәгә озатылырга тиеш.
Моңа кадәрге боерыкта чирләүчеләрнең көнкүреш шартлары исәпкә алынмаган булган.
Моннан тыш хәзер табиблар коронавирустан өйдә дәваланучыларга, хәлләре начараеп киткән очракта, медик чакырту зарурилыгы турында, шулай ук эпидемиягә каршы чаралар күрелмәгәндә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булулары турында җиткерергә тиешләр.
Шул ук вакытта табибларның чир йоктырган кеше белән бергә яшәүчеләргә аерым бүлмәгә күченеп торырга кирәклеге турында аңлатуы, шулай ук сырхауны карау һәм инфекциядән саклану кагыйдәләре бәян ителгән брошюралар бирүе шарт.
Моңа кадәр Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко өйдә дәвалануның нәтиҗәсе күренмәгән очракта, чирнең өченче көнендә коронавируслы сырхауны хастаханәгә салырга чакырган.


Фикер өстәү