Яңа ел ялларында Казаннан чыгу тыелырга мөмкин

Яңа ел ялларында Казаннан чыгу тыелырга мөмкин. Казан мэриясе порталында әнә шундый хәбәр урнаштырылган иде. Бу уңайдан мэриянең матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев аңлатма белән чыкты.

Баксаң, Казан башлыгы башка шәһәрләргә баруны тыймый, сүз чит илгә чыгуны чикләү турында бара. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә белдерелә. Илсур Метшин казанлыларга кышкы каникулларны өйдә үткәрергә тәкъдим итә. “Шәһәрдән чыгу чикләнә, ә бәлки бөтенләй тыелырга да мөмкин” дип кисәтә. Бу хакта сораулар күп булганлыктан, мэриянең матбугат хезмәте сүзнең чит ил курортлары турында баруы хакында ачыклык кертүне кирәк тапты. Моннан тыш, Илсур Метшин киңәшмәдә Яңа ел яллары өчен мәдәни программа хакында уйланырга һәм халыкның күпләп җыелуына юл куймаска кирәклеген дә искәртте.


Фикер өстәү