Каз сагышы күпмелек?

Бәйрәм ялларында бакчага чыгып, кура җиләкләрен бәйләп, быелгы бакча эшләренә соңгы ноктаны куеп керергә булдым. Үз уйларыма чумып озак эшләргә туры килмәде, колакны ярып, әрнеп кычкырган каз тавышы ишетелде. Бер генә тапкыр ишетелсә, колак яныннан да үтеп китәр иде ул. Юк шул, мин эшемне тәмамлаганчы дәвам итте, бөтен уйларны куып таратып, бөтен игътибарны үзенә алды.
Сузып-сузып кычкыра да бераз тын тора. Аннан тагын да моңлырак итеп кычкыра башлый. Башта бер генә каз кычкыра дип уйлаган идем, юк икән, әнә каршы яктан да шундый ук моңлы тавыш килә, сул яктан да. Өч яктан өч ялгыз каз кычкыра. Өч моң бер-берсенә кушылгач, күңелдәге көзге моңсулык тагын да арткандай була. Өстәвенә казларның нигә кычкырганын, эшнең нидәлеген дә беләм: казларның моңлы чагы шул бу.
Әйе, халык өчен каз өмәләре, каз сугымнары барган чор йорт казлары өчен сагышлы, моңлы чакка әйләнә. Дөрес, хәзер авылларда да казларны сирәк асрыйлар. Күп кеше инкубатор бәбкәләре алып үстерүне хуп күрә. Аларның да зурларын, бераз үстерелгәнен ала да бер-ике ай ашатып, туңдыргычына тутырып куя. Тик инкубатор бәбкәләре үстерүнең бер кыенлыгы бар: ияртеп йөрүче лидер яки ата-ана каз булмаганда алар таралучан. Эзләп тилмерәсең. Шунлыктан еш кына ябылуда ятарга мәҗбүр. Ә йорт казларын асрауның мәгънәсе бетеп бара, соңгы елларда алар юньләп бәбкә чыгармый башлады. Шулай да безнең тирәдәге берничә хуҗалык аларны бер-икене генә булса да асрый әле. Үз казлары йомырка салып, утырып чыгарса чыгара, чыгармаса юк, аның каравы, инкубатор бәбкәләре «әниле» була. Кемдер бер дистәне, кемдер күбрәк бәбкә алып куша да көзгә кадәр бәбкәләр кырда, су буйларында иркенләп йөри. Мәшәкате күпкә азрак була.
Сугым чоры җиткәч, әнә шул ана казлар балаларын очырган ана хәлендә кала. Аларны югалту белән килешә алмыйча, бәргәләнә, әле эзләп, әле чакырып, өзгәләнә, моңлы, сагышлы тавышлары белән берничә көн таң атканнан караңгы төшкәнчегә кадәр тоташ кычкыра. Элегрәк, без бала чакта, әле бөтен кешедә икешәр-өчәр ана, бер ата каз асрау гадәти хәл булганда, әниләр каз суйган көнне ана-ата башларга ипи турап, тәмлерәк ашатырга, аларны караңгырак, таррак урынга ябарга тырыша иде. Әмма берничә көн ул тәгамгә, суга борын да тидермәгән казлар була. Ел да кабатланса да, кош акылы аны аңлый алмый, хәтерендә дә сакламыйдыр. Бәлки ел да яңа сагыш, яңа хәсрәт итеп кабул итәдер. Кош җанын кем аңлаган?! Тик шунысы мәгълүм: алар да ямансулый, аларга да бала шул. Моң-сагышын безнең кебек сүзләр белән аңлата алмаса да, әнә бит тавышларында күпме ачыргалану… Йөрәктән чыкканга, «кыйгак» дигән сүзләре дә йөрәккә тия ләбаса…
Бакчадан мин бу сагышка катышым юкка шөкер итеп, әле ярый каз асрамыйбыз дип кердем. Өч яктан өч каз сагышы озатып калды. Дөрес, берничә көннән инде урамда аларның тавышы ишетелми иде. Язмышлары белән килешүләредер, мөгаен. Киләсе көзгә кадәр…

Гөлсинә Хәбибуллина



Фикер өстәү