Ташламалы кредитны киләсе елның җәенә кадәр түләп бетереү таләп ителә

Республикада 6,4 меңнән артыграк предприятие эш урыннарын саклап калу өчен ташламалы – 2 процентлы кредит алган. Татарстанда бу максаттан барлыгы 13,6 миллиард сумнан артыграк күләмдә 6 461 кредит бирелгән.

1 ноябрьдә хезмәткәрләрне саклап калуга юнәлдерелгән ташламалы кредит программасы ябылган. Аны май аенда пандемия аркасында зыян күргән тармаклар компанияләренә һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм йөзеннән гамәлгә керткәннәр иде. Эшмәкәр бу акчаны эшчәнлеген алып баруга, шул исәптән хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә яки элек алган кредитларын каплауга тота. Икътисад һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, ташламалы кредитның төп шарты – эш урыннарын саклау. Бу шартны үтәгән очракта кредит ставкасы 2 процент тәшкил итеп, калганын дәүләт түли. Моннан тыш, программа шартлары нигезендә, кредит буенча процентларны ай саен түләү таләп ителми: алар төп бурычка гына өстәлә.

Ташламалы кредитны киләсе елның 30 июненә кадәр түләп бетерергә кирәк. Шул ук вакытта  хезмәткәрләрнең кимендә 90 процентын саклап калган (2020 елның 1 июненә хезмәткәрләр саны белән чагыштырганда) предприятиеләрнең кредиты, процентлары белән бергә, гамәлдән алына: бөтен сумманы дәүләт түләячәк.  Ә инде штатта кимендә 80 процент хезмәткәр калган очракта, кредитның һәм процентларның яртысы түләнелә.


Фикер өстәү