Коронавирусның авыр узуына бәйле төп сәбәп билгеле

Коронавирус инфекциясе өлкән яшьтәге кешеләрдә һәр ун ел өстәлгән саен ике тапкыр диярлек авыррак узу куркынычы арта, дип хәбәр итә Россия сәламәтлек саклау министры сүзләренә сылтама белән РИА Новости.

«Без беренче чиратта коронавирус инфекциясен 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авыр кичерүен күрәбез, 70 яшьтән өлкәнрәк һәм 80 яшьлек пациентлар өчен куркыныч һәр ун ел саен  ике тапкыр арта», — диде Мурашко журналистларга.

Өлкән буынны сакларга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк, диде ул.


Фикер өстәү