Мурашко: «Коронавирус кичергәннән соң, алдагы алты ай дәвамында үлем куркынычы кискен арта»

Коронавирус кичергәннән соң, үлем куркынычы алдагы алты ай дәвамында саклана, дип белдерде Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

«Ковид кичергәннән соң алты ай дәвамында үлем куркынычы кискен арта», — диде министр. Авырудан соң тромблар барлыкка килү, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зарарлану белән бәйле төрле өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде ул. Коронавирус кичергән пациентларга диспансерлаштыру узу бик мөһим икәнлген дә искәртте Мурашко.

Иминият компанияләре һәм медицина оешмалары мондый авырулар исемлеген төзегән һәм аларны чакыра башлаган да инде. Коронавирстан соң өзлегүләрне ачыклау һәм алга таба дәвалау өчен киңәйтелгән диспансерлаштыру Россия төбәкләрендә 1 июльдән башланды.

Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, ул төрле төбәкләрдә эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә узачак.


Фикер өстәү