«Зинһар, өйдә генә калдырыгыз, беркая барасым килми»: инфаркт, инсульт кичергән кешеләр хастаханәгә барудан баш тарта башлаган

Күп кеше яңа коронавирус авыруыннан уттан курык­кан кебек курка. Шуны эләктермәс өчен, дәвалау оешмасына барудан баш тартучылар да бар икән. Инфаркт, инсульт кичерүчеләр арасында да, зинһар, өйдә генә калдырыгыз, беркая барасым килми, дип гариза язучылар да юк түгел.

– Республикада коронавируска бәйле авыруларны дәвалау өчен махсус госпитальләр оешты.  Андыйлар аерым дәвалана. Башка сырхаулар өчен дә бүлекләрдә урыннар җитәрлек. Инфаркт, инсульт кичергән кеше өендә дару эчеп кенә терелә алмый, – ди Казандагы
7 нче шәһәр хастаханәсенең баш табиб урынбасары,
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким. – Күкрәк читлеге тирәсендә көчле авырту башлана һәм ул көчәйгәннән-көчәя икән, «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ангионеврологы Динә Хәсәнова фикеренчә, таҗвирустан сакланам дип, башка чирләргә күз йому дөрес түгел. Рес­публикада ел саен 18 мең кеше инсульт кичерә. Аларның 15 – 20 проценты инвалидка әйләнә, бары тик 8 проценты гына тулысынча савыга.  Инсультны җиңәр өчен хастаның 3-4 сәгать эчендә табиблар кулына эләгүе мөһим. Мондый сырхауларны, гадәттә, шунда ук кан тамырлары авырулары үзәкләренә илтәләр. «Ашыгыч ярдәм» табибы үзәк белгечләренә сырхау хакында алдан ук әйтеп куя.

– Инсульт билгеләре булганда кисәк кенә аяк-кул
ойый, тел көрмәкләнеп, сөйләшү кыенлаша, яңак кыйшая, баш кайнар су сипкәндәй кызышып авырта башлый. Бу очракта  кичекмәстән  табиб яки «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк, – ди Динә Хәсәнова.

Тик соңгы дүрт айда табибка күренүчеләр кимегән. Алдагы еллар белән чагыштырганда мөрәҗәгать итүчеләр 300 кешегә азрак булган. Вакытында күренмәү нәрсәгә китереп җиткерәчәк соң? Беренчедән, кеше тиешенчә тикшерелми кала. Аңа нейрохирургия һәм югары технология ярдәме күрсәтелми, ул тернәкләндерү дә узмый. «Беренче инсультны дәваламагач, икенчесе килеп чыгачак. Анысы исә тагын да катлаулырак узачак һәм кешене исән калдыру да авырлаша», – ди баш ангионевролог.

Инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә дарулар бушлай бирелә. Дәвалау оешмасында тиешле дәваны алмаган сырхау препаратлардан да колак кага. Ул алар хакында белмәскә дә мөмкин.

– Дәвалау оешмасында яткан кеше махсус реестрга кертелә. Аның ха­кын­да мәгълүмат яшәү урыны буенча сырхауханәгә җибәрелә. Сырхауханә табибы рецепт яза, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумпрактика буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фейсханова. – Аның өчен сырхауханәгә барып йөрү дә мәҗбүри түгел, авыру табибны өйгә чакырта ала.

Кешедә коронавирус булырга һәм бер үк вакытта инфаркт башланып китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә госпитальләрдә невролог, кардиолог штаты  да каралган. Кайчакта инфаркт, инсульт билгеләре коронавирусныкына охшаш була икән. Авыруны үзәккә китергәч, башта яхшылап тикшерәләр, анализлар алалар, аннан соң гына дәвалау бүлегенә озаталар. Инсульт, инфаркт кичергән кеше дәвалау оешмасына баруга каршы тора икән, аны мәҗбүриләп беркем дә алып китмәячәк. Ул чагында кем карый? «Үзен үзе карый яки аны якыннары кайгыртачак», – ди белгечләр.

Алар ашыгыч ярдәм күрсәтелергә тиешле кешеләр дәвалау оешмасына вакытында килеп җитми дип чаң сукса, бер төркем авырулар исә планлы рәвештә хастаханәгә кереп ята алмаудан зарлана. Пандемия чорында дәвалау оешмасы андый сырхауларны кабул итми бит. Хастаханәләр кайчан элеккеге режимда халыкны кабул итә башлар? Сәламәтлек сак­лау министрлыгы белгечләре ул сорауга җавап бирә алмады. Бары тик медицина оешмаларының берьюлы түгел, ә этаплап ачылачагын гына әйтәләр.

Фәния Арсланова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү