“Зур илнең геройлары” фестиваленә чакыралар

9-12 декабрь көннәрендә Екатеринбургта, беренче тапкыр буларак, “Зур илнең геройлары” дигән Россия кино һәм интернет-проектлар фестивале үткәреләчәк.
Фестивальдә катнашырга теләүчеләр 20 ноябрьгә кадәр фестиваль сайтында (https://www.heroesfestival.ru/) үзләренең заявкаларын теркәргә мөмкин.
Бәйгенең төп программасына нәфис һәм документаль фильмнар, телепрограммалар һәм интернет-проектлар кабул ителә. Барлыгы дүрт номинация: “Кораллы көчләр геройлары”, Погонлы геройлар”, “Геройлар – безнең арада”, “Хезмәт геройлары. Ил өчен һәм якыннары өчен” номинацияләре күздә тотылган. Төп таләп – тапшырыла торган барлык проектларда каһарманлык темасын ачу яки яшьләргә үрнәк булырдай заман герое образын тудыру.
Фестиваль кысаларында, төп конкурстан тыш, шулай ук профессиональ һәм сценарий конкурслары, кинопроектлар күрсәтү булачак. Профессиональ конкурста “Сценарий”, “Режиссура”, «Оператор эше”, “Актер эше” номинацияләре күздә тотылган. Шулай ук төрле жанрлар буенча номинацияләр: “Иң яхшы нәфис фильм яки сериал”, “Иң яхшы документаль фильм”, “Иң яхшы ТВ-программа яки интернет-проект” номинацияләре каралган. “Баһадирлар” сценарий конкурсында, фестиваль тематикасы кысаларында, балалар өчен һәм гаилә белән бергә карау өчен, булачак фильмнар һәм мультфильмнар проектлары катнашачак.
Заявкаларны карап тикшерү йомгакларын 1 декабрьгә кадәр игълан итү күздә тотыла. 9-12 декабрь көннәрендә Екатерибургта иң кызыклы хезмәтләрне, анимация проектларын күрсәтү булачак, лекцияләр һәм мастер-класслар уздырылачак. Фестивальнең иң яхшы проектына төп бүләк – “Зур алтын йолдыз” тапшырылачак. Җиңүчеләр шулай ук алтын, көмеш һәм бакыр йолдызлар, акчалата грантлар белән бүләкләнәчәк. Төп конкурс йомгаклары буенча Свердловск өлкәсе губернаторының махсус номинациясе – “Корыч холык” номинациясе буенча җиңгән проект бүләкләнәчәк.
Фестивальнең максаты – каһарманлык темасын ачучы нәфис фильмнар һәм сериаллар, документаль проектлар һәм интернет-проектлар эшләүгә, аларны танытуга ярдәм итү.


Фикер өстәү