Путин яңа министрлар һәм вице-премьерны билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин өч яңа министр һәм вице-премьер билгеләү турындагы указга кул куйды. Кандидатураларны Михаил Мишустин тәкъдим иткән, аларны Дәүләт Думасы раслаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Энергетика министрлыгының элеккеге башлыгы Александр Новак була. Новак күтәрелгәннән соң ведомствоны «Русгидро» генераль директоры Николай Шульгинов җитәкләячәк.

Транспорт министрлыгы белән «Аэрофлот» башлыгы Виталий Савельев, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән Арктика эшләре буенча экс-министр Александр Козлов, Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгы белән министрның беренче урынбасары булган Ирек Фәйзуллин, ә Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы белән Ерак Көнчыгышны үстерү фонды башлыгы вазифасын башкарган Алексей Чекунков җитәкчелек итәчәк.

Савельев — Евгений Дитрихны, Козлов — Дмитрий Кобылкинны, ә Фәйзуллин Владимир Якушевны алмаштырачак, ул Урал федераль округында Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле булачак.

Кремльдә элегрәк кадрлар үзгәреше Хөкүмәт составы ротациясе белән аңлатыла, дип белдергәннәр иде.

«Татар-информ»


Фикер өстәү