Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә коронавирусның авыр формасы белән авыручылар саны артуны аңлаттылар

Татарстанда коронавирусның авыр формасы белән авыручылар саны артты., дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Ноябрьнең беренче ике атнасында, октябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда, 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында коронавирус белән авыручылар саны 1,5 тапкырга арткан. Шуңа бәйле рәвештә авыруның авыр формалары өлеше дә артты», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина шулай ук коронавирусның авыр формалары артуда медикларга соңрак мөрәҗәгать итү һәм үз-үзеңне дәвалау бклән шөгыльләнү зур роль уйный, дип өстәде.

 


Фикер өстәү