Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашу үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашу үткәрде. Чара ИТ-паркта узды.

«Без цифрлаштыру турында сөйлибез икән, иң мөһиме — ул кадрлар. Техник һәм технологик шартлар тудырырга мөмкин, әмма кадрлардан башка моннан файдаланып булмаячак. Шунлыктан дәүләт идарәсе һәм бизнесның барлык дәрәҗәләрендә тиешле компетенцияләргә ия кешеләр булырга тиеш», — дип белдерде Миңнеханов, очрашуны ачып.

Аның сүзләренчә, коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр цифрлы продуктларны үстерү катализаторы булды, Татарстан исә цифрлы трансформация өлкәсендә лидерга әверелергә тиеш.

«Республика лаеклы урынны яуларга һәм цифрлы трансформация өлкәсендә әйдәп баручы позицияләрен тәэмин итә торган темплар белән үсәргә тиеш. Предприятиеләргә үзләренең идарә һәм җитештерү процессларының цифрлы трансформациясен әзерләргә кирәк», — дип искәртте ТР Президенты.


Фикер өстәү