Татарстанда янгыннан 130 терлекне коткарган

Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 сыерны һәм бозауны коткарган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә 14.53 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арча районының Божа торак пунктында ферма януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фермада эшләүчеләр 130 терлекне абзардан чыгара алган.

Янгын сүндерүчеләр якындагы ферманы янгыннан саклап калган. 15.16 сәгатьтән янгынны чикләгәннәр, ә 25 минуттан бөтенләй сүндергәннәр.

Зыян күрүчеләр юк, янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү