Татарстан халкын республикада аномаль салкыннар турында кисәтәләр. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«15 ноябрьдән башлап Татарстан территориясенең көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы климат нормасыннан — тугыз һәм аннан да күбрәк градуска түбән булган аномаль салкын һава торышы урнашты», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Шулай итеп, 16 ноябрьдә республика буенча минималь температура -23 градуска җитте, ә бүген исә -24 градуска кадәр фаразланган. Алдан фаразлаулар буенча, иртәгә, 18 ноябрьдә, төнлә температура -18…-23 градус чикләрендә булачак.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкын һава торышы 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.