Кемнәр өчен коронавируска каршы ясалган «ЭпиВакКорона» препараты бушлай булачак?

Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәге тарафыннан коронавируска каршы эшләнгән «ЭпиВакКорона» препараты барлык россиялеләр өчен бушлай булачак. Ул коммерция сатуына чыкмый, дип яза «Известия».    

«Роспотребнадзорның «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге тарафыннан җитештерелә торган бөтен вакцина Россия гражданнары өчен түләүсез булачак, бу вакцинаны коммерцияле сату турында сүз дә булырга мөмкин түгел», — дип белдерде үзәк директоры Ринат Максютов.

Моннан тыш, ул препаратны экспортлау тиешле доза булдырылганнан соң, күпләп җитештерелә башлагач кына мөмкин булачак, дип сөйләде.


Фикер өстәү