Президент салым хезмәткәрләрен котлады

«Бүген салым хезмәте – санлы технологияләрдән иң киң файдалана торган заманча, югары технологияле дәүләт структураларының берсе». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия салым органнары оештырылуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта республиканың салым системасы хаклы рәвештә илдә иң яхшылардан берсе дип санала.
Рөстәм Миңнеханов финанс министры вазыйфасында эшләгән чагында үзенә салым хезмәткәрләре белән иңгә-иң торып эшләргә туры килгәнлеген искә төшерде. «Ул чагында бик авыр иде, безгә үтә катлаулы икътисади шартларда эшләргә туры килде», – дип сөйләде ул.
Президент бүген, коронавирус пандемиясенә бәйле киеренке чорда да салым системасының өзеклекләрсез эшләвен басым ясап әйтте. Бүген республика илнең иң күп салым түләүчеләренең берсе булып кала, ә Идел буе федераль округында – беренче урында. «Бу системада иң мөһиме – әлбәттә инде, кешеләр. Хәзерге вакытта республикада күп кенә проектларның уңышлы тормышка ашырылуында сезнең өлешегез гаять зур», – диде Рөстәм Миңнеханов, салымчыларга мөрәҗәгать итеп.
Соңгы 30 ел эчендә республикада салым түләүчеләр саны дүрт тапкыр арткан. Республикада 16 салым инспекциясе бар, аларда 3,3 мең чамасы хезмәткәр эшли.


Фикер өстәү