Коронавирус белән авырган кайбер кешеләрдә гадәти булмаган өзлегү күзәтелгән

Коронавирус белән авырган кайбер кешеләрдә гадәти булмаган өзлегү күзәтелгән — аларның тешләре коелган, дип яза РИА Новости яза.

Басмада язылганча, күп кенә пациентлар коронавирустан соң терелгәч аңкау һәм тешләре авыртуына зарланган.

Ангиогенез фондының директоры, биолог Уильям Ли әлеге күренешләрне түбәндәгечә аңлатты: вирус кан тамырларына йогынты ясый, бу тромблар барлыкка килүгә һәм кан агымы йөрешенә зыян китерә. Ә кан тамырларына зыян китерү, үз чиратында, киләчәктә тешләр белән бәйле проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин.

Башка белгеч — Northwell Health Сәламәтлек саклау челтәре бүлеге директоры Эрик Чоэ-Пена әйтүенчә, коронавирус ACE2 рецепторларына тәэсир итә. Ул вирус авыз куышлыгына турыдан-туры йогынты ясый, дип саный.


Фикер өстәү