Камил Сәмигуллин миторополит Феофан вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Казан һәм Татарстан митрополиты, владыка Феофанның вафаты сәбәпле Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклаша, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде — Татарстан һәм Казан миторополиты, владыка Феофан бу дөньядан китеп барган. ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үзем мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, шулай ук хезмәттәшләренең, Татарстанның барлык православие вәкилләренең авыр кайгыларын уртаклашам», — ди мөфти.

Камил хәзрәт сүзләренчә, Татарстан Республикасы имамнары шулай ук аның үлеме турында ишетеп тетрәнде, чөнки владыканың безнең күпмилләтле җәмгыятебездә динара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул Татарстанда яшәүче халыкларны һәрчак бер-берсе белән якынаерга һәм дус яшәргә чакырды.

«Куелган максатларына ирешү өчен ул һәр эшкә искиткеч көчле энергия белән тотына иде, һәрвакыт ачык йөзле, хезмәт сөючән иде. Искиткеч мул тормыш тәҗрибәсе белән ул республиканың киң җәмәгатьчелегендә хөрмәт һәм абруй казанды», — дип искә ала мөфти.

Камил Сәмигуллин митрополитны зирәк, бай рухи дөньяга ия, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кеше иде, ди. «Аллаһы Тәгаләгә владыка белән аралашырга насыйп иткәне өчен мин шөкер кылам, ә мәрхүмнең үзенә хезмәттәшлеге һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәтле булып калам. Чын күңелдән аның якыннары һәм туганнарына, бергә эшләгән хезмәттәшләренә шушы авыр кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч телим», диелә кайгынамәдә.


Фикер өстәү