Урам нәрсә күрсәтә?

Быел уку йортларында тәрбия мәсьәләсен көчәйтүгә юнәлдерелгән яңа закон үз көченә керде. Мәктәптә ниләр үзгәрәчәк? Бүгенгесен исә әхлакка санап буламы? Дәүләт Советында узган Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар шул хакта фикер алышты.

Тимурчылар әле дә бар

Мәктәптә тәрбия калмады, дип эте дә, бете дә сүгә хәзер. Бу чыннан да шулаймы? Мәгариф системасында рухи кыйммәтләргә урын бармы?

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сүзен яңа законнан башлады. Киләсе уку елына мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары укыту программаларына тәрбия планы кертергә тиеш. Закон нигезендә, мәктәпләр тәрбия программаларының иң яхшысын сайлап, әти-әниләр комитетлары, укучылар берләшмәләре белән фикерләшә ала. Программа укучыларда ватанпәрвәрлек хисе, тәрбия кыйммәтләрен булдыруны күздә тота. Республиканың 24 мәктәбендә иң яхшы программалар сынала. Бүген республикада 1200 тимурчылар отряды эшли. Бу – 18 мең бала әби-бабайларга булыша дигән сүз. «Юнармия» хәрәкәтенә дә зур игътибар бирелә. Балаларын өстәмә белем бирү үзәкләренә йөртергә мөмкинлеге булмаганнар өчен бушлай түгәрәкләр эшли. Моңа атна саен 10 сәгать каралган. Өстәмә белем бирү системасы балаларның 86 процентын колачлый. Әсәдуллина әйтүенчә, авыр гаиләләргә аеруча игътибар бирергә кирәк. Проблеманы районнардагы психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре белән хәл итү мөһим. Мәгариф системасында 493 педагог-психолог, 4 психологик үзәк, районнарда 24 психологик хезмәт эшли. Министрлык һәр мәктәптә психолог булдырырга кирәк дип саный.

Урынбасар үсмерләр арасында үз-үзенә кул салучылар арта баруга да борчыла. «Төп сәбәпләре – гаиләдәге проблемалар, мәхәббәт, мәктәптә алган билгеләр, әйләнә-тирәдәгеләрнең битарафлыгы. Әгәр наркотик, алкоголь, интернет, мәхәббәт – үсмернең шәхси проблемалары булса, мәктәп – бала язмышына йогынты ясаучы эчке фактор. Монда үз эшен яхшы белгән сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, мәктәп җитәкчелеге зур роль уйный», – диде ул.

«Безне мәктәп тәрбияләде»

Алсу Әсәдуллина чыгышыннан соң беренче сорауны депутат Рамил Төхвәтуллин бирде. Этика дәресләре, тәрбия турында кызыксыну бәхәс уятты.

– Закон кирәк, максатлар изге. Мәктәптә этика, эстетика дәресләре күптән юкка чыкты. Тәрбия нинди фәннәр аша тормышка ашырылачак? – дип кызыксынды Рамил Төхвәтуллин яңа закон белән.

– Бу яңалык түгел. Теләсә кайсы укытучы дәресендә тәрбия темасына урын бирә. Әдәбият дәресләре, тарих… Әсәрләр аша да рухи кыйммәтләргә өйрәтеп була. Этика, гаилә дәресләре хәзер юк. Бүгенге план иртәгә үк әхлак дәресләрен өстәргә мөмкинлек бирми. Әмма дәрестән тыш чаралардан берәү дә баш тартмады. Бәлкем, бу сезгә абстракт булып күренәдер, – дип аңлатырга тырышты урынбасар.

– Әхлак дәресләре юк. Шулай булгач, нәрсә турында сүз булырга мөмкин? 45 минут эчендә белем дә, тәрбия дә биреп бетереп булмый. Әгәр бар да яхшы икән, мәктәпне тәмамлаган яшьләр нигә урамда үзләрен шулай тота? Бу нинди тәрбия? – диде Рамил Төхвәтуллин, тулырак җавап ишетергә теләп.

– Мин мәктәптә 22 ел укытучы булып эшләдем. Дәрестә тәрбиягә урын бирү укытучыдан тора. Бу – минем генә түгел, сезнең дә тәрбия. Бу – җәмгыять, бу – әти-әниләр. Монда озак бәхәсләшергә мөмкин. Мәктәпкә бала нинди тәрбия белән килә, шуның белән китә. Күп нәрсә гаиләдән тора, – диде Алсу Әсәдуллина.

– Бала көннең күп өлешен мәктәптә уздыра. Безне мәктәп тәрбияләде, – дип төгәлләде депутат.

Чиратта – электрон тәмәке

Депутат Нияз Гафиятуллин 18 яше дә тулмаган үсмерләрнең электрон тәмәке тартуына борчылды.

– Моңа кадәр снюслар проблемасы бар иде. Әлеге проблеманы хәл итүдә депутатларның ярдәме зур булды, – диде Алсу Әсәдуллина. – Электрон тәмәке мәсьәләсе буенча министрлык Роспотребнадзор, башка җаваплы органнар белән эш алып бара. Тәрбиясе аксаган балалар өчен республикада «Пилот Т» проекты тормышка ашырыла.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү