2021 елның 1 гыйнварыннан барлык иминият пенсияләре дә 6,3 процентка индексацияләнәчәк, дип яза «Парламентская газета» .
Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, гамәлдәге законнар нигезендә эшләмәүче пенсионерларның барлык иминият пенсияләренә, картлык буенча пенсияләрне дә кертеп, 1 гыйнвардан индексация үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин сентябрь аенда сенаторлар белән узган очрашуда, илдәге социаль-икътисади вазгыятькә дә карамастан, иминият пенсияләренең индексацияләнәчәге хакында белдергән иде.
Пенсия уртача алганда мең сумга артачак.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлар ала торган акчалата түләүләр 1 февральдән артачак. «Биредә индексациянең күләме моннан алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып билгеләнә, әлегә ул 3,8 процент тәшкил итә», — диде Бибикова.
Социаль пенсияләр 1 апрельдән индексацияләнәчәк. Әлеге пенсия шулай ук «пенсионерның яшәү минимумы фаразланган үсеш индексы» күләменә карап ел саен күтәрелә. Әлегә ул 2,6 процент тәшкил итә, әмма бу күрсәткеч үзгәрергә дә мөмкин.