Россиядә 1 һәм 2 гыйнварда алкоголь сатуны тыярга мөмкиннәр

Россиядә 2021 елның 1 һәм 2 гыйнварында алкоголь сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу турыда хат Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка җибәрелгән, дип хәбәр итә RT, инициатива авторы — «Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаевка сылтама белән.

Тәкъдимнең максаты — яңа ел бәйрәмнәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнешне киметү. Нәкъ менә 1 һәм 2 гыйнварда илдә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта.

«Хамзаев белдергәнчә, төбәкләрнең сәламәтлек саклау системалары коронавирус пандемиясе аркасында югары йөкләнештә эшли», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү