Татарстанда янгында һәлак булучылар арткан

Быел Татарстанда 5 меңнән артык янгын теркәлгән. Бу узган елдан азрак. Әмма утта гомере өзелгәннәр саны күбрәк: 137 кеше. Коткаручылар һәр фатирга, йортка янгын хакында хәбәр бирүче җиһаз куйдырырга киңәш итә. Әнә шуның ярдәмендә биш ел эчендә 103 кешенең гомерен саклап калырга өлгергәннәр.

Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Алексеевск районында 14 яшьлек үсмер өч энесен ут эченнән алып чыга. Алар әнә шул җайланма тавышына уяна. Әлмәт районында яшәүче өлкән яшьтәге бер әби, әллә ничә кат үгетләсәләр дә, әлеге җиһазны куйдырмый. Кызганыч, әбинең гомере янгында өзелә. Шул ук Әлмәттә тагын бер әбине җиһаз чыгарган тавышны ишетеп кергән күршесе коткара.
Билгеле булганча, социаль яктан имин булмаган, матди яктан кыен хәлдә калган гаиләләргә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә, шул исәптән авыру бала тәрбияләүчеләргә; күпбалалы гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 70 яшьтән узган өлкәннәргә әлеге җиһаз бушлай куела. Татарстан Президенты җайланма куйдырыр өчен 41 миллион 869 мең сум акча бүлеп биргән. 39 меңнән артык йортта 153 мең 804 җайланма куелган.

Быел Актаныш, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай, Тәтеш районнарында янгын очраклары да, утта һәлак булучылар саны да арткан. Республикада 534 фатир, 353 шәхси йорт, 146 бакча йорты, 892 каралты-кура янган.


Фикер өстәү