Татарстанда боз астына төшеп киткән чаңгычыны коткарганнар

Чаллыда боз астына төшеп киткән чаңгычыны коткарганнар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Кешеләр шәһәр пляжларының берсендә Чулман елгасында чаңгыда шуган ир-атның боз астына төшеп китүен күреп калган.

Бу хәлгә очраклы рәвештә тап булган икенче бер чаңгычы, аның янына сак кына килеп, ир-атны судан тартып чыгарган һәм ватрушкада яр буена алып чыккан. Урынга килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атка коры киемнәр кидергән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.


Фикер өстәү