Республикада тагын өч кеше Covid-19 корбаны булган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирустан гомере өзелгән кешеләрнең икесе – хатын-кыз, бер ир-ат. Өчесенә дә 71әр яшь.
Шулай итеп, 2 декабрьгә Татарстанда Covid-19тан вафат булган кешеләр саны 141гә җитте.