Татарстанга табиблар кирәк

Татарстанда медицина хезмәткәрләре һәм фармацевтлар өчен вакансияләр саны ел дәвамында 2,5 тапкыр арткан. Республикада инде яздан бирле бу өлкәдә эш урыннары артуы күзәтелә.

Сентябрь аенда эш бирүчеләр медицина хезмәткәрләре өчен вакансияләрне узган елның шушы ук чорындагыга караганда 71 процентка күбрәк урнаштырган. Октябрьдә бу күрсәткеч бераз кимеп, 49 процентка калган. Ноябрьдә исә «Медицина, фармацевтика» өлкәсендә 1,3 меңнән артыграк буш эш урыны барлыкка килгән. Узган елның ноябрь аендагыга караганда 2,5 тапкыр диярлек артыграк бу.
Республикада медицина өлкәсендә нинди белгечләргә ихтыяҗ зур дисезме? Дәвалаучы табибларга (барлык вакансияләрнең 19 проценты шуларга туры килә), кече һәм урта медицина персоналына (13%), табиб-экспертларга (12%), клиник тикшеренүләр өлкәсендәге белгечләргә (5%) һәм медицина вәкилләренә (медпред – 8%).
Хезмәт хакына килсәк, бездә табиблар аена уртача 50 мең сум чамасы, урта һәм кече медицина персоналы 32 мең сум алып эшли.


Фикер өстәү