Тавык күбрәк йомырка салсын өчен кышын нәрсә ашатырга?

Укучыбыз Әлфинур Нәҗметдинова һәр ел саен кышка 50ләп тавык калдыра. Әллә нинди суыкларда да кетәклектән көненә әйбәт үк санда йомырка җыеп керә (күпме икәнен әйтмим, күз тидерүләреннән куркам, дип көлә). Аның фикеренчә, кышын үз йомыркаңнан өзелмәс өчен төп ике шартның үтәлүе кирәк. Беренчедән, кетәклекнең җылы, каралган булуы, икенчедән, кош-кортны дөрес итеп ашату һәм тәрбияләү.

Әлфинур ханым тавыкларын көненә ике тапкыр ашата. Иртән табыннан калган ризыклар – икмәк, ботка, яшелчә (бәрәңге, кишер, чөгендер) һ.б. бирә. Ара-тирә болгаткан белән сыйлый. Болгатканны вакланган кабырчыкка (ракушка) ылыс оны, печән һәм акбурга су кушып ясый. Кош үстерү серләрен үзенең биш бармагыдай белүче ханым моның белән генә дә чикләнми әле. Кышын тавык ризыгына бераз гына чүпрә өстәсәң әйбәт, ди. Чүпрә кош-кортның гәүдә авырлыгын арттыра, шулай ук йомырка салуын яхшырта икән. Моннан тыш иммунитетын да ныгыта.

Әмма артыгы ярамый. Тавыкның көндәлек ризык күләменең нибары 4-5 процентын гына тәшкил итәргә тиеш. Инде килеп, көн саен суларын алыштырып тора. Кичен биш литрлы савытка краннан су тутырып куя да иртән савытларына чыгарып сала. Тагын бер сере – «тити»ләрне төрле чирләрдән саклау өчен балык калдыклары, балык мае, сөяк оны биргәли.

Укучыбыз тавыкларына көрпә, үрдерелгән ашлык ашатуны хуп күрә икән. Вакыты булмаганда, үрдермичә генә дә бирә. Үрдерелгәнендә кошлар өчен витаминнар һәм минераллар күп, ди. Ә инде иң әһәмиятлесе – кышын да кош-кортны суалчан-челидән өзми. Иренмәс җан боларын балыкчылар кибетеннән сатып ала (тавыклар тотып, йомырка сатучы бер танышының челиләрне җылы урында үзе үк үстерүен ишеткәч, авып китә яздым). Шулай, бөтен хасиятен туры китереп тавык асрыйм, дисәң, ниләр генә эшләмәссең!

Тавыклары җылытылган кетәклектә яши. Дөресрәге, көне-төне диярлек лампочка янып торган бүлмәдә. Сайгак идәненә агач чүбе һәм печән түши. Асларын көн саен чистартып, чистасына алыштырып тора. Яктылык җәһәтеннән дә Әлфинур ханымның белмәгәне юк. Кышын тавыкка тәүлегенә кимендә 15 сәгать яктылык кирәк, бу очракта күкәй салуы 20 процент чамасы арта, дип китте тезеп… Лампочка егәрлегенә килгәндә, мәйданы 6 кв. м тәшкил иткән кетәклеккә 60 кВтлы булса, шул җитә. Зур бер лампочка урынына кечерәк ике лампочканың януы яхшырак икән.

Әлфинур ханым әйтүенчә, җылытылмаган урында яшәүче кош-кортка күбрәк ашатырга кирәк. Үзләрен җылытуга да энергия бүлеп чыгару өчен ризык таләп ителгәч, шулай булмый хәле юктыр шул.

Укучыбыз тавыкларга һава сулатырга да онытмый. Урамдагы температура минус 5 градустан түбәнрәк булмаганда, кетәклек ишеген ачык куя. Шул рәвешле тавыклар утарга чыгып, чемченеп керә.

Берочтан тавыкларының нинди ояга күкәй салулары турында да сөйләп үтим. Кетәклеккә иске сервант кертеп куйган ул. Ишекләрен алып ыргыткан да, киштәләрен генә калдырып, кырыйларына такта кадаклаткан. Киштә эченә печән түшәп, әллә ничә рәт оя ясаган. Кайбер тавыклары куначага менмичә, шул ояда гына йоклый. Түшәк кебек йомшакта нигә йокламасын ди?!


Фикер өстәү